Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Әкият» балалар бакчасында «Карга боткасы» фольклор бәйрәме узды

«Карга боткасы» татар халкы арасында иң популяр язгы бәйрәмнәрнең берсе булып тора.

Бәйрәмдә балалар «Карга боткасы» турына презентация карадылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр, биеделәр, «Тимербай», «Оча, оча...» һ.б. халык уеннары уйныйлар. Ботка өчен азык-төлек җыю халык йоласы белән таныштылар. Уеннар һәм күңел ачулардан соң барысы да учакта ботка пешерергә киттеләр.

Беренче өлешне традиция буенча тынычлык һәм мул уңыш теләп Җиргә бирделәр. Икенчесе — җирдә тереклекне саклап калсын өчен — Суга (елгага), Өченчесе — кояшлы көннәр күп булсын һәм яңгырлар вакытында яусын өчен Күккә, ә дүртенчесе-язны алып килгәннәре өчен рәхмәт йөзеннән каргаларга бирделәр. Учакта ботка бик тәмле итеп пешеп чыкты. Хәрәкәтле уеннардан соң балаларның аппетиты да искиткеч иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев