Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар яхшылыкка өйрәтә

Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең 7 “А” сыйныф укучылары безнең белән өлкән яшьтәге кешеләр хакындагы уй-фикерләрен уртаклаштылар.

(Тәтеш, 4 октябрь, «Тәтеш таңнары»). Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең 7 “А” сыйныф укучылары безнең белән өлкән яшьтәге кешеләр хакындагы уй-фикерләрен уртаклаштылар.

Денис Сасаев: “Көз җитте. Нәкъ тә менә елның әлеге фасылы безгә гаҗәеп матур һәм күркәм бәйрәм – Өлкәннәр көнен бүләк итә, бу вакытта без үзебезнең якыннарыбызны тәбрикләргә ашыгабыз. Гаиләбездә матур гадәт сак­лана: 1 октябрьдә без торт, истәлекле бүләкләр сатып алабыз да әби белән бабай янына кунакка барабыз. Бөтен гаиләбез белән мул табында чәй эчеп, тормышта булган кызыклы ва­кыйгаларны искә төшерәбез. Туганнарым янында ва­кыт узганы да сизелми”.

Диләрә Каюмова: “Янәшәбездә туганнар һәм якыннарыбыз бар. Аларның җылы мөнәсәбәтләре ярдәмендә без яратырга, яхшылыкка өйрәнәбез.  Аеруча да өлкән яшьтәге кешеләрне, әбиләр һәм бабайларыбызны, билгеләп үтәсе килә. Алар бик зирәк һәм үзләренең бай тормыш тәҗрибәсен яшь буынга җиткерәләр. 
Без өлкән буынны хөрмәт итәргә һәм кадерләргә ти­еш, чөнки кем булырга теләсәк, алар ярдәмендә шуңа ирештек, белгәннә­ре­безнең барысын да алар­дан ­өйрәндек”.

Никита Земков: “Минем яраткан әби белән бабаем бар. Бабаем һәр нәрсәне дә булдыра: урындыклар ясый, шкаф җыя, кыскасы, бар эшкә кулы ятып тора. Ә әби тәмле пәрәмәчләр пешерә. Якыннарым мине яхшылыкка, игелек­ле бу­лыр­га өйрәтәләр. Алар белән һәрвакытта җиңел һәм күңелле. Әби белән бабайга барлык серләремне сөйли алам, бик яратам үзләрен”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев