Аларны “атом солдатлары” дип атап йөрткәннәр
Аеруча да куркынычлылыктагы подразделениеләр хәрбиләре Россиягә гадәттән тыш атом-төш державасы статусын саклап калырга мөмкинлек бирә. Аларга радиоактив йогынтыдагы куркыныч янавы белән көн саен диярлек очрашырга туры килә.
(Тәтеш, 4 июнь, “Тәтеш таңнары”). Тәтешлеләрнең илнең атом-төш куркынычсызлыгын тәэмин итүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез.
Сынауларда һәм хәрби объектларда атом-төш җайланмалары һәлакәтләрен бетерүдә турыдан-туры катнашкан Николай Яркин, Хамис Хәлилов, Гыйльфан Сәйфетдинов, Иван Николаев, Фәрит Дашкин һәм башкалар төрле елларда, көн саен куркынычлылыкка дучар булып, хәрби бурычларын үтәгәннәр.
Аерым куркынычлылыктагы подразделение ветераннары арасында Олы Тархан авылында яшәүче Рифкать Рәхмәтуллин да бар.
– Мине 1970 елның 5 маенда СССР Кораллы көчләре сафына хезмәт итәргә алдылар. Казанда хәрби комиссариатта сайлап алу уздым. Безне сәламәтлек торышы буенча да, анкеталарны да тикшерделәр. Яшерен сер итеп сакланырга тиешле хезмәткә рөхсәт бирү белән барлык кандидатлар да килешенде. Без хезмәт үзенчәлекләре хакында сөйләргә ярамаганлыгы, хәрби һәм дәүләт серен саклап калу турында язмача ант бирдек. Хәзер инде вакыты чыкты, бу хакта сөйләргә була, – дип сөйли Рифкать Әхмәт улы. – Өйрәнүләрдән соң безне частькә җибәрделәр. Мин Төньяк флотка эләктем, хезмәтне Яңа Җир утравында үттем. Безнең хезмәт фидакярлек, гражданлык бурычын аңлауны таләп итте. Без атом-төш коралын сынауда ике тапкыр катнаштык. Сынаудан соң шартлау урынына килеп, приборлар күрсәткечләрен төшерә идек. Сынаулар җир астында уза иде. Куркыныч икәнлеген аңладык, чөнки нурланышның тәме дә, исе дә юк, ул күренми дә, сизелми дә. Шулай да яшь идек әле шул, әлеге сынауның нинди нәтиҗәләргә китерүен, котылгысыз нурланыш белән бәйле гомер һәм сәламәтлек өчен зур куркынычлылык булуын тулысынча аңламадык. Шартлау урыныннан нибары 18 чакрым гына иде. Озак еллардан соң барысы да үзен белгертте. Култык таякларында да йөрергә туры килде, хәзер дә буыннар авырта.
Рифкать Әхмәт улы “Хәрби-Диңгез Флоты отличнигы” билгесе белән билгеләп үтелгән. Күп санлы Рәхмәт хатлары бар. Хезмәт иткәннән соң, ул туган авылына кайткан һәм армиягә киткәнче эшләгән “Сельхозхимия”дә хезмәт куюын дәвам иткән.
– Минем авыл җирендәге ир-егетләргә кирәкле белгечлекләрнең барысы да бар: мин шофер да, электрик та, механизатор та, терлекче дә... – ди Рифкать Әхмәт улы.
Ул ундүрт ел “Сельхозхимия”дә шофер, аннары автотранспорт буенча рәис урынбасары булып эшләгән, 90нчы елларда предприятиенең баш инженеры вазифасына күчерелгән. Аның портреты районның Мактау тактасыннан төшмәгән. 1998 елның августыннан автозаправка станциясендә өлкән оператор булып эшләгән. Рифкать Әхмәт улы 2011 елның гыйнварыннан лаеклы ялда.
Рәхмәтуллиннар гаиләсе – авылда хөрмәтле кешеләр, якташлары алар хакында хөрмәт белән сөйлиләр, аларның ярдәмчеллеген билгеләп үтәләр.
Үз Ватаныңа тугрылык, туган җиргә мәхәббәт – бу сыйфатлар Россия байлыгының бер өлеше булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев