Аларны һәрчак табарга була
Тәтештә яшәүче Полина Слугина һәм Нина Алюкина хәйриячелек эшчәнлеге белән шөгыльләнә.
(Тәтеш, 5 август, «Тәтеш таңнары», Мәдинә Ибәтуллина). Ел ярым элек алар хәйрия склады оештырганнар. Эшчәнлекне 2021 елның көзендә башлап җибәргәннәр, шәһәр үзәгендә урнашкан бинаның подвалында акция үткәрелгәч. Барлык мохтаҗлар күрше райондагы хәйрия складыннан – Зур Фролово авылыннан алып килгән кием-салымнарны, аш-су кирәк-яракларын, аяк киемнәрне, урын-җир һәм башка әйберләрне сайлап ала алган. Акция турында ишеткәч, тәтешлеләр дә үзләренең әйберләрен алып килә башлаганнар. Берникадәр вакыттан соң, мәшәкатьләрсез түгел, әлбәттә, волонтерлар үзләре дә даими нигездәге шундый склад оештырырга булганнар (“Из рук в руки Тетюши”). Полина Слугина белән Нина Алюкина киемнәрне кабул итеп алалар, мохтаҗларга кирәклесен сайлап алырга ярдәм итәләр. Кемгәдер бәла-каза (янгын чыгу) килүен белгәндә, күп балалы гаиләләр, булышлык кирәк булган бабайлар һәм әбиләр турында ишеткәч, әлеге кешеләр белән элемтәгә керү мөмкинлеген үзләре үк эзлиләр. Ару-талу белмәс хатын-кызлар таякларга таянган бабайның килүен, аңа утын кирәк булуын искә төшерәләр. Интернетта барлык игъланнарны карап чыкканнар. Бушка утын бирүче кешене эзләп тапканнар һәм илтеп бирү белән ярдәм иткәннәр. Өлкән яшьтәге кеше рәхмәтләр әйтеп калган.
– Мал-мөлкәте янган кешеләргә беренчел кирәкле әйберләрне тулы бер машина җыйдык, – дип искә ала Нина Алюкина. – Җиһазлар да, савыт-сабалар да бар, мохтаҗлар азык-төлек җыелмалары ала ала.
– Тәтештә шундый склад барлыгын күбрәк кеше белсен иде. Мәсәлән, хәзерге вакытта нарасыйлар өчен әйберләр шактый. Яңа әйберләр күп була. Төрле уенчыклар бихисап. Биреп җибәрер өчен мәктәп киемнәре, чалбарлар, ак блузкалар, хәтта бантиклар, сумкалар бар, – дип саный Полина Слугина. – Бу әйберләр кирәк гаиләләр дә бар бит. Һәр шимбә һәм якшәмбедә без 10нан 14 сәгатькә кадәр Карл Либкнехт урамы, 15 нче йорт адресы буенча эшлибез. Кешеләр белсен, килсеннәр иде. Безне һәрчак табарга була.
Элемтә өчен телефоннар: 89274387480, 89093097685.
Полина Ивановна белән Нина Семеновна үзләре дә күп балалы ана. Беренчесенең дүрт бала, икенчесенең – җиде. Шуңа да авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итүнең бер генә дә артык булмавын беләләр.
Әле тагын киң күңелле шәһәрлеләр үзләренең хәленнән килгәнчә махсус хәрби операциядә катнашучы Россия солдатларына да ярдәм күрсәтәләр. Окоп шәмнәре ясыйлар, носилкалар тегәләр, яраланган сугышчыларга күлмәкләр, эчке киемнәр тегү өчен тукымалар кисәләр, хәрби операция зонасындагы безнең ир-егетләргә җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыюда катнашалар.
– Төп эшегез булганда, зур гаиләгез дә игътибар таләп иткәндә, боларның барысына да ничек вакыт җиткезәсез? – дигән сорауны бирми кала алмадым.
– Әгәр теләгең булса, мондый эшчәнлеккә һәрчак вакыт табыла, ә кемнең теләге юк, андыйларга бик күп сылтаулар табыла, – дип җавап бирә тәтешлеләр. – Игелекле гамәл кылу һәр кешенең көченнән килә.
Сүз дә юк, олы йөрәкле искиткеч хатын-кызлар олы хөрмәткә һәм соклануга лаек.
фото: tetushi.tatarstan.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев