Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алдакчылар күп төрле алымнарны куллана

Социаль челтәрдәге алдакчылык алымының берсе турында сөйлисем килә.

(Тәтеш, 10 август, "Тәтеш таңнары", Сария Зорина).   Минем белән күңелсез хәл килеп чыкты. Кемдер үзенең машинасы белән тукталышка куйган автомобилемә бәрелгән һәм аңа зыян китергән.

Күрүчеләр табылмады, якын-тирәгә видеокамералар да куелмаган булып чыкты. 

Юл-транспорт бәласен китереп чыгарган гаеп­лене табу өметендә, мин социаль челтәрдәге төркем аша ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем. Бәлки кемдер янәшәдән узып барганда күргәндер, кемдер машина руле артында булгандыр. Ярты сәгать тә узмады, миңа Тәтештән бер кыз җавап бирде. “Миндә видео бар”, – дип язды ул. 

Аның исеме һәм фамилия­се безнең якларда киң таралган булганлыктан, шуңа да баштарак әлеге эндәшү сүзе миндә ышаныч тудырды һәм мәсьәлә ничек җиңел хәл ителә дигән сөенеч биләп алды. Бигрәк тә фоторәсемнән миңа кулына бала күтәргән ягымлы хатын-кыз карап торганда. 

Якташыма киң күңеллелеге һәм ярдәмчеллеге өчен рәхмәт белдереп, мин аңа видео­төшергеч камерасыннан язма җибәрүен үтендем. Һәм җавап алдым (аны стилистикасы сакланган килеш сезгә дә тәкъдим итәм): “Әлегә начальство булмаганда монда яки почтага җибәрә алам, сез минем телефонга һичьюгы 200 сум булса да салыгыз инде, хәзер үк машинага төшергеч җайланмасын алырга чыгам һәм әлегә начальство булмаганда җибәрәм”. Һәм аннары соң миңа “Корпоратив номеры. Килештекме?” дигән язу белән телефон номерын җибәрде. Шикләндем, эчке тоемлавым да хыя­нәт итмәде. 
Мин инде алдакчы белән эш итүемне аңладым. Шул чакта кызык булып китте, алга таба нәрсә булыр икән дип, үз уенымны башлап җибәрдем. Хатын-кыз­дан эш урынын белеп, тиздән киләм дип җавап бирдем. 

Аралаша башладык: “Кирәк түгел, сез мине кыен хәлдә калдырасыз. Йөз сум салыгыз, видеодан соң – тагын йөзне”. – “Начальство белән проблема түгел”, – дип язам мин. 

“Ул сезнең өчен проб­лема түгел, минем хакта кем уйлар. Мине авыр хәлдә калдырасыз икән видеоны җибәрмәячәкмен. Мин моны гарантия­лим. Бу өстәмә табыш”. – “Кирәк бит, кешеләр ничек акча эшли. Чыгыгыз, мин инде килдем, көтәм”. – “Салыгыз, чыгам. Тиз барырга ярамый. Җитез ­тагын үзе”. 

Әңгәмәдәшем соңгы сүзләрне язып, хатның мәгънәсе буенча фикер йөртеп булса кирәк, элемтәгә инде башка чыкмады, ә социаль челтәрдәге үзенең битен юкка чыгарды. Менә ­шулай да була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев