Реклама
Җәмгыять
Алдакчыларга алты миллион сумнан артык акча күчергәннәр
Җинаятьчеләр гражданнарга еш шалтыраталар һәм үзләрен хокук саклау органнары буларак таныштыралар Алдакчылык авыр ачыла торган җинаять булып тора, чөнки ул барыннан да ешрак читтән торып эшләнә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, 2023 елның 6 аенда элемтә һәм интернет челтәрен кулланып район территориясендә 18 җинаять гамәле теркәлгән, шуның 11е – алдакчылык һәм 7се – банка карталарыннан, исәп-хисап счетларыннан акча урлау. Югалган яисә урланган банк карталарыннан акча урлау факты буенча 4 җинаять ачылган.
Карала торган төрдәге җинаять эшләре буенча гомуми зыян 6 миллион сумнан артык тәшкил иткән! Бары тик бер эш буенча гына да зыян 2,5 миллион сум тәшкил итә. Зыян күрүче “табышлы” инвестиция максатларында, 6 көн дәвамында үз счетыннан көн саен 20 меңнән алып 500 мең сумга кадәр акча күчергән, бу хакта хәтта үзенең гаилә әгъзаларына да әйтеп тормаган.
Полицейскийлар IT-җинаятьләр буенча өч тапкыр хезмәт командировкасына барган, шуның берсе нәтиҗәле булып чыккан – 1 җинаять ачылган.
Полицейскийлар кисәтә, соңгы вакытларда шундый төр алдакчылык аеруча да киң таралган, явыз ниятле кешеләр гражданнарга шалтыраталар һәм үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре буларак таныштыралар. Моның белән беррәттән төрле программалар ярдәмендә абонент номерларын алмаштыралар – зыян күрүченең экранында номер хокук саклау органнарының рәсми номеры буларак күренә. Мәкерле алдакчылар телефон аркылы сөйләшкәндә зыян күрүчеләргә янәсе дә хокук саклау хезмәтләре хезмәткәрләре буларак психологик яктан басым ясап, зыян күрүченең исәп-хисап счетыннан законсыз рәвештә акча күчереп алу яки күчереп алырга омтылу факты буенча полиция яки ФСБ тарафыннан тикшерү үткәрелә дип ышандыралар. Шулай итеп, кешене ялгыш адымга этәреп, кырыкалдарлар төрле хәйләләр белән аның акчасын урлыйлар.
Ләкин, алдакчылар һәрвакытта да Интернет һәм кәрәзле элемтәне генә файдаланмый икән. Узган атнада алдакчылыкның берьюлы ике очрагы теркәлгән: ике билгесез кеше, үзләрен Жилсервис хезмәткәрләре буларак таныштырып, газ казанының һава суыру торбасын тикшерүне сылтау итеп, Тәтешнең Гагарин микрорайонындагы өлкән яшьтәге кешеләрне алдау юлы белән 4000 һәм 3000 сум акча алганнар. Гаепле затларны ачыклау буенча оператив-эзләү чаралары үткәрелә, ике җинаять эше кузгатылган.
Исегезгә төшерәбез:
килешү гамәле башкарыр алдыннан өченче затларга беркайчан да үзегезнең банк картасы паролен, шул исәптән СМС-хәбәрләр буенча килгәнне дә, хәбәр итмәгез;
чит кешеләргә үзегезнең банк картасы реквизитларын, паспорт мәгълүматларын хәбәр итмәгез;
телефонга “Мобиль банк” хезмәтен тоташтырган вакытта мөмкинлек булганда вируска каршы лицензияле программа белән тәэмин итүне ясатыгыз;
кәрәзле телефонга таныш түгел абонентлардан килгән ММС-хәбәрләрне ачмагыз (чөнки анда вируслы программа булырга мөмкин);
банкның рәсми хезмәткәрләре беркайчан да “Сезнең карта блокадаланган” дигән язулы СМС-хәбәрләр җибәрү белән шөгыльләнмиләр һәм телефоннан сөйләшү барышында блокадалаудан чыгару өчен карта парольләрен, реквизитларны таләп итмиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев