Алиментка һәм торакка хокук мәсьәләләрен карадылар
Узган атнада үзәк китапханәдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында тәрбиягә һәм опекага бала алган ата-аналар өчен чара булды.
(Тәтеш, 23 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Татьяна Кузнецова, автор фотосы).
Тәтеш районында опекага алган гаиләләрдә 47 бала тәрбияләнә. Аларны тәрбияләү белән шөгыльләнүче ата-аналар кайвакытларда кайбер кыенлыкларны кичерүгә дучар булалар, аларны хәл итүдә еш кына белемле белгеч киңәше ярдәм итә. Шуның өчен очрашуга Тәтеш районы прокуроры Оксана Шуста, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Тәтеш районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова, район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина, балигълык яшендә булмаучылар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Людмила Краснова һәм башка белгечләр чакырылган иде.
– “Айлык акча һәм башка төрдәге түләүләр турында”гы ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә, 2022 елда мәктәп укучылары өчен балаларны тәрбияләүгә айлык акча күләме 11 222 сум билгеләнде, мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен – 9732 сум. 2023 елда әлеге түләү 11 907 сум һәм 10 326 сум тәшкил итәчәк. Әлеге акчалата түләүләр 18 яшькә кадәрге ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга билгеләнәчәк, – дип хәбәр итте район башкарма комитеты каршында эшләп килүче опека һәм попечительлек секторы мөдире Алена Голод.
Түгәрәк өстәл барышында ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм күрсәтү, мондый балаларның алиментка һәм торак белән тәэмин ителүгә хокукы, опекун карамагындагыларның милкен һәм балаларның иминлеген саклау мәсьәләләре каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев