Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алкоголь базарындагы хәлләр – контрольдә

Тәтеш районының алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләрнең законсыз әйләнешен ачыклау һәм аңа чик кую буенча ведомствоара комиссия утырышы районыбызда ай саен уза, анда районның алкоголь базарындагы хәлләр турындагы мәсьәләләр карала.

(Тәтеш, 10 август, "Тәтеш таңнары", Ирина Ефимова). Шул исәптән кешеләрне “Халык контроле” мәгълүмати системасы ярдәмендә алкоголь өлкәсе контроле буенча эшләргә җәлеп итү мәсьәләсе дә.

“Район территориясендә 64 сәүдә объектының алкоголь продукцияне ваклап сатуга лицензия­се бар, – дип хәбәр итә ТР Дәүләт алкоголь инс­пекциясе эксперт-белгече Елена Сазонова. – Тәтеш муниципаль районында алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләрне ачыклау һәм аңа чик кую буенча мобиль төркем тарафыннан агымдагы елның  беренче ярты еллыгында 165тән артык контроль чара уздырылды. Үткәрелгән эшләр нәтиҗәсендә гамәлдәге закон буенча 13 хокук бозу ачыкланды, 27 литрдан артык алкоголь һәм спирт кушылган продукция алынды. Барлык хокук бозулар буенча админис­тратив материаллар кузгатылды, ә гаеплеләр җаваплылыкка тартылды”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев