“Алло, сезгә алдакчылар шалтырата...”
Тәтеш районында яшәүчеләр агымдагы елның гыйнварында гына да алдакчыларга ике миллион сумга якын акча күчергәннәр.
(Тәтеш, 12 февраль, “Тәтеш таңнары”, Юлия Калинина).
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенә алдакчылык гамәле кылган билгесез затларны ачыклау һәм аларны җинаять җаваплылыгына җәлеп итү үтенече белән мөрәҗәгатьләр килү дәвам итә.
Ульяновскига кадәр такси яллаганнар
– Полиция хезмәткәрләренә 17 гыйнварда район авылларының берсендә яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Моңа кадәр алты көн алда аңа билгесез ир-ат шалтыраткан, ул үзен банкның финанс хезмәткәре дип таныштырган, һәм ул бернинди шиге булмаган хатын-кызга өченче затлар гомуми суммасы 411 мең сум кредит рәсмиләштерү өчен аның шәхси мәгълүматларын файдаланганнар дип хәбәр иткән. Ир-ат, әлеге операцияне гамәлдән чыгару максатларында, зыян күрүчегә кабат кредит рәсмиләштерергә кирәклеген әйткән. Моның өчен якындагы банкоматка барырга кушкан. Тәтештә аңа кирәкле банк юк булып чыккан, сөйләшү барышында алдакчылар аңа Ульяновскига кадәр такси яллаганнар.
Зыян күрүче, мәкерле кешеләрнең күрсәтмәләре нигезендә, үз телефонына онлайн кушымта булдырган, күрсәтелгән адрес буенча банкоматка барган, анда үз исеменә 411 мең сум кредит рәсмиләштергән. Шуннан соң хатын-кыз акчаны алган, аннары аны алдакчылар әйткән счетка салган, һәм өенә имин генә кайтып җиткән.
Икенче көнне хатын-кызга кабат “банкның финанс вәкилләре” шалтыратканнар һәм башка банкларга запрос ясагач, аның исеменә башка банкта тагын бер кредит рәсмиләштерелүен ачыклауларын хәбәр иткәннәр. Авыл кешесен алдакчылар шундый ук схема буенча өйрәтеп, әмма инде Тәтештәге банкоматка барып эшләү гамәле белән, тагын 465 мең сумга алдаганнар. Моның белән беррәттән ул башкарылган гамәлнең һәм операцияләрнең законлылыгына бер генә дә шикләнеп карамаган. Ә бит банкның кайнар линиясенә (номеры банк картасының икенче ягында күрсәтелгән) шалтыратырга һәм килеп туган хәлне ачыкларга гына кирәк булган югыйсә. Җинаять гамәлләре нәтиҗәсендә алдакчылар тарафыннан хатын-кызга гомуми суммасы 971 мең сум матди зыян китерелгән.
Акчалары кертем китерер дип уйлаган
Тәтештә яшәүче хатын-кыз гыйнвар ахырында табышлы инвестиция ясау сылтавы белән 750 мең сум акчасыннан колак каккан.
Алдакчылар күрсәтмәсе буенча, хатын-кыз, файда алу максаты белән, сигез көн дәвамында үз картасы аркылы, мобиль кушымта буенча, үзенең арттыруга салган акчасы счетыннан бары тик 250 мең сум күләмендәге акчасын гына түгел, шулай ук үзенең балаларыннан, күршеләреннән дә бурычка акча алып һәм үзенең машинасын саткан акчасын да алдакчылар әйткән счетларга күчергән. Алдакчылар финансның уңышлы булуын, хатын-кызга бу акча табыш китерүен дәлилләр өчен, аңа ялган кушымтаның сылтамасын җибәргәннәр, зыян күрүче счетта үз исеменә 15 мең доллар сумма күчерелгәнлеген, һәм янәсе дә процентлар исәпләнгәнлеген күргән.
Ләкин балалары әниләренең алардан ни өчен акча алып торуын ачыклаганнан соң гына, зыян күрүче акчасын алдакчыларга күчергәнлеген аңлаган.
Ике көн дәвамында шалтыратканнар
Авылда яшәүче тагын берәү алдакчылар ятьмәсенә эләккән. Зыян күрүче сайтларның берсендә кредит рәсмиләштерү өчен гариза язган, шуннан соң аның телефонына ике көн дәвамында билгесез затлар шалтыратканнар һәм үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырганнар. Алар авыл кешесенә банк счеты блокировкалануы турында ялганлап, аны ялгыш фикергә этәргәннәр, аңа моны тәртипкә салу һәм кредит күчерү өчен алдан акча җибәрү кирәклеген хәбәр иткәннәр. Зыян күрүче алдакчыларның күрсәтмәләре буенча, әйтелгән счетка 37 мең 140 сум акча күчергән.
Хөрмәтле Тәтеш районында яшәүчеләр!
Алдакчылык авыр ачыла торган җинаять булып тора, чөнки ул ерактан торып эшләнә. Зыян күрүчеләргә барыннан да ешрак Россиянең башка төбәкләреннән һәм хәтта башка илләрдән алдакчылар шалтырата. Моннан тыш, алдакчыларның хәйләгә корылган мәкерле гамәлләре инде бар: акча бер счетта гына калмый, ә күченеп бара, һәм хокук саклау органнарына бу юлны эзәрлекләп табу шактый катлаулы.
Тагын бер тапкыр исегезгә төшерәбез: сак булыгыз! Алдакчылар кармагына килеп капмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев