Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алтынга кызыккан

Узган елның августында авыл кешесе С. танышының яшерен рәвештә 36 меңлек алтын чылбырын урлаган һәм кыйммәтле бизәнгечне үзе теләгәнчә кулланган.

(Тәтеш, 22 февраль, «Тәтеш таңнары»). Узган елның августында авыл кешесе С. танышының яшерен рәвештә 36 меңлек алтын чылбырын урлаган һәм кыйммәтле бизәнгечне үзе теләгәнчә кулланган.

“Хөкем ителгән С. суд утырышында үз гаебен тулысынча таныды, кылган гамәле өчен үкенүен аңлатты, үзен иректән мәхрүм итмәүне үтенде. 2021 елның гыйнвар ахырында урлашудан китерелгән 36 мең сум күләмендәге зыянны кайтарырга вәгъдә итте. Суд С.-ның тәмамланып бетмәгән хөкем ителүе булмавын, гаебен тулысынча тануын, кылган гамәле өчен үкенүен, җинаятьне ачуга һәм тикшерүгә актив рәвештә йогынты ясавын, аның тәрбиясендә балигълык яшендә булмаган ике баласы барлыгын, эшләргә яраклы икәнлеген игътибарга алды, – дип хәбәр итә ТР Тәтеш районы суды матбугат-секретаре Алинә Йосыпова. – Суд  кылган җинаятьнең үзенчәлеген һәм җәмгыять куркынычлылыгы дәрәҗәсен, С.ның кылган гамәленә карата кузгатылган эшнең барлык торышын исәпкә алды, суд шулай ук аның шәхесе, аны җәзага тарту торышын җиңеләйтүче мәгълүматларны, хөкем ителүченең төзәлүгә билгеләнгән йогынтысын һәм аның гаиләсенең тормыш шартларын исәпкә алды”.

Суд С.-ны РФ ҖКның 158нче маддәсе икенче өлешенең “в” пунктында каралган җинаятьне кылуда гаепле дип таныды, аңа бер елга сынау вакыты белән шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итү төрендә РФ ҖКның 73нче маддәсен кулланып җәза билгеләнгән. Хөкем ителүчедән зыян күрүче файдасына 36 000 сум акча алынган. Судның хөкем итү карары законлы көченә кергән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев