Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Андрей Харитонов: Без кешеләргә ­яр­­дәм итә­без

(Тәтеш, 7 июль, “Тәтеш таңнары”, Ләйлә Ягудина).

Андрей Харитонов, 133нче янгын сүндерү-кот­кару частенең янгын сүнде­рүчесе:

– Хезмәтем миңа ошый, без кешеләргә ­яр­­дәм итә­без, аларның го­мерләрен коткарып калабыз, иге­лек­ле эшләр башкарабыз. 
Әлеге һөнәр дөньяда иң куркы­ныч­ларның берсе дип санала, әти-әнием дә минем өчен һәрвакытта борчылып тора, ләкин минем өчен ул яраткан хезмәт.
Мин кешеләр гомере өчен катлаулы һәм куркыныч булган мизгелләрдә яр­дәм сораучылар хакына эшлим. Төтен тулган бинаның эчке ягында калган кешене фәкать без генә коткара алуыбызны аңлыйбыз. Без үз гомеребезне куркыныч астына куябыз, ләкин андый вакытларда хәтта бу хакта уйлап та тормыйбыз, чөнки кешеләрнең гомере кыл өстендә тора бит. 
Яшь буынга нык, тә­вәккәл булсыннар, проб­лемалардан курыкмасыннар һәм дөрес юлдан барсыннар иде дип әйтәсе килә. 

фотоны Андрей Харитонов тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев