Әниләргә хөрмәт күрсәткәннәр
Олы Тархан һәм Түбән Тархан авылларының мәдәният хезмәткәрләре, «Татарстан» агрофирмасы җитәкчесе Айрат Халитов, авыл активлары Илдар Фәткуллин, Рафис Бәхтияров җирлектән мобилизацияләнүчеләрнең әниләрен Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мәдәният йортына кунакка чакырып хөрмәтләгәннәр.
(Тәтеш, 10 март, “Тәтеш таңнары”, Дания Хәлимова, Заһира Шагаева фотосы).
– Алар бәйрәмгә җыелган гүзәл затларны, әниләрне, әби-апаларны язның беренче бәйрәме белән котладылар һәм аларга чәчәкләр, бүләкләр өләштеләр. Мәдәният хезмәткәрләре әниләр өчен бик матур концерт куйдылар. Чарага килүчеләр мәктәп балалары, Заһирә Шагаева, Гүзәл Шәмсетдинова, Навил Ибрагимов башкаруындагы җырларны, биюләрне сокланып һәм хозурланып карап утырдылар. Әлеге бәйрәм кичәсендә махсус хәрби операциядән ялга кайткан Айдар да катнашты. Ул да әниләрне котлап, матур теләкләрен әйтте. Әниләр өчен икеләтә шатлык булды, – дип уртаклашты авылның "Ак калфак" бүлеге җитәкчесе Гөлсем Фәткуллова.
Бәйрәмдә катнашкан хатын-кызлар да үзләренең күңел кичерешләрен белдерделәр.
– Без, Олы Тархан авылыннан мобилизацияләнүчеләрнең әниләре, безгә шундый матур чара үткәрүчеләргә, игътибар һәм хөрмәт күрсәтүчеләргә, күңелле бәйрәм оештыручыларга рәхмәтле. Без балаларыбызның иминлеге өчен һәрчак догада булыйк. Бүгенге матур бәйрәм күңелләребезгә рух күтәренкелеге өстәде. Чара бик ошады, рәхәтләнеп ял итеп утырдык, – диделәр бәйрәмгә чакырылган хатын-кызлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев