Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аның исеме хәтердә калачак

Алабирде авылында ­Украинада ­махсус хәрби операция ­барышында һәлак булган мотоукчы полкының ­мотоукчы ротасы мотоукчы взводы атучысы ­рядовой Зәйнуллин Ранис Рәшит улы белән хушлашу мәрасиме булды.

(Тәтеш, 10 март, “Тәтеш таңнары”, Елена Викторова).

Тәтеш районы башлыгы урынбасары Евгений Курков һәм “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәй­дуллин солдатның якынна­рының һәм ту­ганнарының олы кайгысын уртаклашып чыгыш ясадылар. 
– Россия өчен җиңел булмаган вакытларда меңләгән солдат һәм офи­цер аны кыюларча сакларга басты, алар Ватанның кагылгысызлык мәнфәгатьләрен намуслы рәвештә тәэмин итәләр, үзләренең хәрби бурычларын үтиләр. Ранис Рәшитович Туган илебез иминлеге, үзенең ватандашларының тыныч тормышы хакына нацизм белән көрәшкәндә чын каһарманлык һәм батырлык күрсәтеп, гомерен дә аямады, – диде Евгений Гаврилович. Ул шулай ук район башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән мәрхүмнең якыннарына һәм туганнарына авыр хәсрәтләрен уртаклашу сүзләрен җиткерде.   

Ранис Зәйнуллин 1998 елның 13 июнендә ТР Тәтеш районы Алабирде авылында туган. 2016 елда Алабирде урта мәктәбен тәмамлаган.  2016 елның 25 ноябреннән Приморский краеның Сысоевка поселогында махсус  билгеләнештәге радиотелеграф тапшырулары радиоҗибәргечен һәм махсус радиоэлемтәне билгеләү операторы вазифасында хезмәт иткән. 2017 елның 29 ноябреннән 2022 елның октябренә кадәр запаста торган. 2022 елның 24 октябреннән мотоукчылар полкы составында махсус хәрби операциядә ­катнашкан.  
Рядовой Зәйнуллин Ранис Рәшит улы, хәрби йөкләмәне үтәп, антына ­тугры калып, 2023 елның 22 февралендә Авдеевка торак пункты янында батырларча һәлак булган. 

РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, Ранис Зәйнуллин хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, каһарманлыгы һәм фидакярлеге өчен Батырлык ордены белән бүләкләнде (һәлак булганнан соң).   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев