Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас районында «Иң яхшы татар теле укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зональ этабы узды

Конкурста Тәтеш районы Бакырчы урта мәктәбенең туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы Шәмсетдинова Рәзидә Әнвәр кызы катнашты.

Апас районында "Иң яхшы татар теле укытучысы" Бөтенроссия конкурсының зональ этабы узды.

Бу чара татар теле укытучылары арасында педагогик осталык һәм иҗат бәйрәменә әверелде. Конкурста Тәтеш районы Бакырчы урта мәктәбенең туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы Шәмсетдинова Рәзидә Әнвәр кызы катнашты.

Ул күрше районнардагы хезмәттәшләре өчен ачык дәрес һәм мастер-класс үткәреп, югары дәрәҗәдәге һөнәри остылыгын күрсәтте.
"Иң яхшы татар теле укытучысы" конкурсы ел саен үткәрелә һәм ул укытучыларның һөнәри дәрәҗәсен күтәрүгә, алдынгы тәҗрибә уртаклашуга һәм татар телен өйрәнүне киң җәелдерүгә юнәлдерелгән.

Чара "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проектын, "Педагоглар һәм остазлар" проектын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.

фотоны Рәзидә Шәмсетдинова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев