Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һава торышы әйбәт торсын

Кырда урып-җыелган гәрәбәдәй сары башаклардан ындыр табакларында зур көшелләр булып өемнәр хасил була.

(Тәтеш, 1 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина). Алар ашлык амбарларына урнаштырылганчы, башта чистартыла, аннары гына саклауга куела, әлбәттә. Авыл хуҗалыгындагы бу эшләрдә мәдәният хезмәткәрләре дә үзләреннән зур өлеш кертә. Чөнки алар һәр яктан актив,  авыл җирлеге тормышындагы төрле чараларга да, хуҗалыкка ярдәм итүгә дә бик теләп кушыла. Күптән түгел без Түбән Тархан клубы мөдире Миңзифа Галиуллова белән авыл китапханәчесе Гүзәл Шәмсетдинованың хезмәт барышындагы фотосурәтләрен алдык. Бу безнең сүзебезнең хаклыгына нәкъ тә менә ачык дәлил булып тора.
“Һава торышы гына әйбәт торсын. Без эшне, эш безне ярата. Ындыр табагында хезмәт куябыз. Икмәкне имин генә җыеп алырга язсын. Безнең белән Олы Тархан клубы хезмәткәре Гүзәл Смирнова да хезмәт куя. Урак вакытында хуҗалыкка бердәмләшеп ярдәм итәбез”, – дип хәбәр итәләр алар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев