Җаваплылык котылгысыз
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге мәгълүматлары буенча
(Тәтеш, 20 март, “Тәтеш таңнары”). Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләренең оператив-эзләү чаралары барышында Тәтеш шәһәренең Көньяк урамындагы йортларның берсендә үсемлекләрдән ясалган наркотик матдәләрне саклау фактлары ачыкланган. 1991 елда туган ир-аттан, 1972 елда туган хатын-кыздан 15 граммга якын шундый матдә табып алынган. Икесе дә РФ законнарында билгеләнгән канун буенча җаваплылыкка тартылган.
2020 елда Килдеш авылында Россия гражданинын ялган теркәү факты буенча Буа районында яшәүчегә карата кузгатылган җинаять эшен тикшерү барышында аның узган елны да шушы ук адрес буенча үзенә тиешле йортка, ләкин ул яшәргә яраксыз, тагын ике РФ гражданинын ялган рәвештә теркәве ачыкланган. Җинаять эше кузгатылган.
Элек тә берничә тапкыр хөкем ителгән Олы Шәмәк авылында яшәүче кеше өлкән яшьтәге авылдашының бер шешә аракысын һәм 500 сум акчасын урлаган.
Килдештә яшәүченең (2001 елда туган) узган елның ноябрь-декабрь айларында балигълык яшендә булмаучыларны даими рәвештә спиртлы эчемлекләр куллануга җәлеп итүе турындагы хәбәр ПДН өлкән инспекторының рапортында теркәлгән.
Оператив-эзләү чарасы уздырган вакытта Васильевкада яшәүченең йортында законсыз рәвештә ике ау мылтыгы, 12 калибрлы 9 ау патроны, билгесез калибрлы 12 патрон, яшел төстәге чәчелүчән матдә белән металл банка табылган һәм алынган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге мәгълүматлары буенча
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев