Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Җаваплылыкка тартылган

Тәтештә росгвардиячеләр исерек килеш руль артына утырган ир-егетне тоткарлый.

(Тәтеш, 7 август, "Тәтеш таңнары"). Тәтештә росгвардиячеләр исерек килеш руль артына утырган ир-егетне тоткарлый.

Кичке вакытта Росгвардия ОВО тоткарлау төркеме экипажы шәһәр буйлап, Тәтешкә 200 ел урамында патрульлек иткәндә исерек хәлдәге ир-егетне күреп ала. Ир-ат чайкалган хәлдә кибеттән чыга, тукталышка куйган ВАЗ 21115 маркалы машинага утыра да, кузгала башлый. Машина кичекмәстән туктатыла. Росгвардиячеләрнең игътибарлылыгы һәм җитезлеге ярдәмендә ир-егетне тоткарлыйлар, алар килеп чыгарга мөмкин булган һәлакәткә чик куя.

Шофер 1986 елда туган, Тәтеш районы Монастырский авылында яшәүче булып чыга, ул инде элек тә шуңа охшаш гамәле өчен җаваплылыкка тартылган булган. Тоткарланучыны алга таба да тикшерү өчен полициянең территориаль бүлегенә тапшыралар.

Җинаять билгеләре буенча РФ Җинаять кодексының 264нче маддәсендә каралган “Административ җәзага тартылган зат тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу” буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев