Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгы эшләре дәвам итә

Тәтеш районда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы куль­ту­ралар­ны җыю тәмамланды.

(Тәтеш, 8 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Галина Таҗетдинова фотосы). Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан гектардан 30,1 центнер уңдырышлылык белән 132749 тонна икмәк җитештерелде.

“Содружество” ҖЧҖ, “Колос” аг­рофирмасы” ҖЧҖ, “Ба­кыр­чы” ҖЧҖ Тәтеш ик­мәгенә саллы өлеш керттеләр. Республика элеваторларына кабул ителгән авырлыкта 41 мең тонна ашлык озатылган. Тапшырылган 3 класслы  азык-төлек бодаеның күпчелек өлешен  “Колос” игенчеләре үстергән. Көзге игеннәрне чәчү тәмамланды, ул 18 мең гектарны били, бу бөртек­ле һәм бөртекле-кузак­лы культураларның барлык чәчү мәйданнарының 40 про­центын тәшкил итә.

Игенчеләр алдында әле тагын силоска салыначак кукурузны, ашлыкны, рапс, шикәр чөгендерен җыю тора. Аграрийларның бүгенге көндә барлык көчләре көзге эшләр комплексын уңышлы башкаруга юнәлтелгән.
Туңга сөрүгә аерым урын бүлеп бирелгән – ул булачак иген уңышының нигезе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев