Авыл урамына юл салганнар
Шушы араларда редакциябезгә Олы Шәмәктә туган Валерий Байгулов шалтыратты һәм күңелле яңалык хакында хәбәр итте.
(Тәтеш, 10 декабрь, “Тәтеш таңнары”). “Авылдагы Свердлов урамы юлына вак таш түшәделәр, – дип уртаклашты ир-ат. – Бу зур шатлык, чөнки анда хезмәт ветераннары, тыл эшчәне Надежда Викторовна Байгулова, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр гомер кичерә”.
Ир-ат әйтүенчә, яз һәм көз айларындагы пычракта авыл кешеләренең өйләренә “ашыгыч ярдәм” машинасы үтеп керә алмаган, ә бит өлкәннәргә медицина ярдәме һәрчак кирәк. “Игелекле гамәл районыбыз башлыгы Рәмис Сафиуллов инициативасы белән башкарылды, ул үзенең ярдәмчесе Евгений Курков белән Олы Шәмәк җирлеге башлыгы Алексей Афанасьевка моны тормышка ашыру буенча эш йөкләде. Хәзер хөрмәтле кешеләребезнең йортлары янына теләсә нинди транспорт килә ала, – ди Валерий. – Авыл кешеләре җитәкчелекнең әлеге игътибарына, кайгыртучанлыгына бик сөенәләр, барлык якташларга сәламәтлек, тыныч тормыш телиләр”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев