Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылда яшәр өчен шартлар яхшы

“Бакырчы” авыл хуҗалыгы предприятиесе коллективы бердәм булып хезмәт куя

(Тәтеш, 12 июнь, “Тәтеш таңнары”). 
Илгиз Шәйхаттаров, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе:
– Көзге иген культуралары өчен чәчү мәйданнары – мең гектарны, язгы бодай – 1400 гектарны, чөгендер 500 гектарны били. Чәчүлекләрнең гектарына 168 килограмм тәэсир итүчән матдәдә минераль ашлама кертелгән. 

Бүгенге көндә төп бурыч – үсемлекләрне корткычлардан, чүп үләннәреннән һәм чирләрдән саклау. Уҗымнар яхшы шытып чыкты, яңадан чәчәргә туры килмәде, берникадәр яңгырлар булды, мул уңышка өметләнәм, язгы чәчү дә күзләрне сөендерә.
Сенажга люцерна урып-җыю бара. Малларны ашату өчен безгә 10 мең тонна азык массасы таләп ителә, бу – силос белән бергә, печән күп кирәкми, аннары салам китәчәк.  Безнең үткән елдан калган 2,5 мең тонна бар, күчеп баручы фонд, дип әйтергә була. Һава торышы яхшы булган вакытта үләннең беренче чабымын бер атнада төгәллибез. Азык салу өчен 2500шәр тонна сыешлы дүрт сенаж траншеясе бар. 
Авыл хуҗалыгы техникалары җи­тәрлек, алар әзерлек сызыгында, инженер хезмәте бик яхшы эшли. Төп эшчеләр – үзебезнең механизаторлар. Алар ышанып тапшырылган хезмәтне үтиләр, барысын да сыйфатлы һәм вакытында башкаралар. Һәм болай дип мин хуҗалыгыбызның теләсә кайсы участогында хезмәт куючы кешеләр турында әйтә алам. Бездә әлегә кадрлар мәсьәләсе кис­кен рәвештә тормый, шулай да киләчәктә яшь алмаш булсын иде, ә тәҗрибә белән бүгенге хезмәт осталары үз үрнәкләрендә уртаклашачак. Шәһәргә китеп, ә аннары кире кайткан кешеләр дә бар, һәм болар мөһим кадрлар, алар авылга тугрылык­лы булачак. Бездә балалар бакчасы да, мәктәп тә бик яхшы, фитнес-клуб, социаль инфраструктура үсештә, өлкән буынга да, яшьләргә дә яшәү өчен шартлар бар, авыл – яшәргә, ә кешеләр туган җирләрендә хезмәт ­куярга тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев