Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылда күпьеллык стажы булучыларга өстәмә акча бирелә

Тәтеш районда күпьеллык авыл стажы булган 1382 эшләмәүче авыл кешесе пенсияләренә өстәмә ала.

(Тәтеш, 3 аперль, «Тәтеш таңнары»). 

Мондый өстәмә акчаны алу өчен кирәк:
–     картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучы булу;
–     авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш ­стажы булу;
–     авылда яшәргә, эшләмәскә.

–  “Авыл” өстәмәсе пенсиягә акчалата чагылышта 1511,12 сум тәшкил итә, ягъни билгеләнгән түләүдән 25 процентны. 2021 елның 1 гыйнварыннан ул 6044,48 сумга җитте. Игътибарны шуңа юнәлтәбез, әгәр пенсионер 80 яшькә җитсә яки беренче төркем инвалид булса, ул чакта билгеләнгән түләү икеләтә арта һәм 12 088,96 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта өстәмә акча билгеләнгән түләүгә карап исәпләнә һәм 1511,12 сум булып кала, – дип хәбәр итә РПФның Тәтеш районы Идарәсе начальнигы Ирина Большакова.
Моның белән беррәттән, “авыл” өстәмәсен алучы пенсионер әгәр эшкә урнашса, өстәмә акча бетерелә. Эшкә урнашу турында Тәтеш районында Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк, чөнки вакытында мөрәҗәгать итмәгән очракта артык түләү барлыкка килергә мөмкин, аны кире кайтарасы булачак. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев