Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Азыкны ашлык кебек кайгыртырга кирәк

Айлар буе куелган хезмәт исәпле минутлар эчендә утта янып көлгә әйләнергә мөмкин.

(Тәтеш, 7 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Галина Таҗетдинова фотосы).  – Азыкларны ут телләреннән саклау максатларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәргә кирәк, – дип кисәтә ТР буенча җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Линар ШӘЙДУЛЛИН. –  Эссе һава торышында сүндереп бетерелмәгән учак, саксыз ташланган шырпы да төзәтә алмаслык бәла-каза сәбәпчесе булырга мөмкин.

Печән кибәне куела торган территория кабынып китүчән чүп-чардан чистартылган, коймалап алынган яки сулык янына урнаштырылган булырга тиеш. Кибәннән алып электр тапшыргыч линияләргә кадәрге ара 15 метрдан да, юлга кадәр 20 метрдан да ким булмау зарур. Печәнне сарай түбәләренә һәм торак корылмалар янәшәсенә, чыгып-кереп йөрү юлларын томалап өяргә рөхсәт ителми. Транспортта печән ташыганда түбәнрәк урнаштырылган электр үткәргеч линияләре урыннарын читләтеп, хәрәкәт итүнең аеруча да имин маршрутын сайларга кирәк. Печән әзерләү, аны эскерткә кую хезмәтләренә очкыннарны сүндерү, янгын сүндерүнең беренчел кирәк-яраклары белән җиһазландырылган техниканы гына кулланырга рөхсәт ителә. Янгын чыккан очракта 01 яки кәрәзле телефоннан 101гә шалтыратыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев