Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Байраш авылы мәчетендә ифтар мәҗлесе уздырылган

(Тәтеш, 18 апрель, “Тәтеш таңнары”).

15 апрель көнне Байраш авылы мәчетендә Миңнеханов Азамат, Низаметдинова Камилә һәм Альмир, Әхмәдуллин Шакир гаиләләре тарафыннан ифтар мәҗлесе уздырылган.

- Җыелучыларга тирән мәгънәле вәгазьләр сөйләнде, Коръән аятьләре укылды. Авыл халкы ифтар ашыннан бик канәгать калды. Ифтар мәҗлесен оештыручыларга, әзерләүчеләргә җан тынычлыгы, күңел байлыгы, бәрәкәтле тормыш, сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез. Һәммәбезгә дә бәхетле язмышларда яшәргә язсын.

Тоткан уразалар, укылган намазлар, биргән сәдакалар кабул булсын, - дип хәбәр итә байрашлылар социаль челтәрдәге төркемдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев