Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Байраш авылында быел Нәүрүз бәйрәмен аеруча зурлап, күңелле итеп үткәрделәр

Авыл уртасына җыелган халыкны язгы кояш кына түгел, ә җылы дуслык мохите дә җылытты.

Бәйрәмне ачып җибәргәндә мәдәният хезмәткәрләре: «Кадерле авылдашлар! Нәүрүз — ул яңарыш бәйрәме. Күңелләрегездәге барлык төшенкелекләр эреп юкка чыксын, аның урынына изгелек һәм яктылык килсен!» — дип белдерделәр.

Чараның иң кызыклы өлеше — Нәүрүзбикәнең килүе булды. Ул ак теләкләрен җиткереп: «Менә мин килдем! Сезгә бәрәкәт, муллык һәм иминлек алып киләм!» — дип, авыл халкын котлады. Балалар исә төрле такмаклар әйтеп, язны чакырдылар:

«Нәүрүз килде, карагыз! Күңел ачып калыгыз!» — дип яңгырады аларның шат тавышлары.

Бәйрәмнең төп бизәге — кайнар ботка һәм хуш исле чәй булды. Аш-су остасы Тәнзилә Йосыпова авылдашларын чакырып: «Тәмле боткабыздан авыз итегез, быелгы ел уңышлы булсын дип телик!» — дип һәркемгә сый өләште.

Байрашлылар Нәүрүзне зур бердәмлек белән каршы алдылар. Бу бәйрәм авыл халкының йолаларга тугры калуын тагын бер кат исбатлады.

фотоларны Тәнзилә Йосыпова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев