Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Байрашта «Армиягә китә егетләр» концерт-спектакле булып узды

Мәдәният йорты фойесында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар турында экскурс-фоторәсем, «Сугыштан өчпочмаклы хатлар» дигән солдат хатлары әзерләү буенча мастер-класс оештырылды.

16 май Байраш авылы мәдәният йортында «2025 елның иң яхшы мәдәни-ял учреждениесе» II район күзәтү-конкурсы кысаларында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елына багышланган «Армиягә китә егетләр» концерт - спектакле булып узды.

Мәдәният йорты фойесында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар турында экскурс-фоторәсем, «Сугыштан өчпочмаклы хатлар» дигән солдат хатлары әзерләү буенча мастер-класс оештырылды. Концерт программасында мәдәният йортының иҗади башкаручылары һәм коллективлары, шулай ук колхоз рәисе ролен башкарган Байраш авыл җирлеге башлыгы Губеев Әсхәт Минзаһит улы катнашты.Театральләштерелгән концертның сюжет линиясе булып борынгы татар йоласы «Армиягә китә егетләр» булып торды, аның аша сугыш чуалышы, тыл хезмәтчәннәренең авыр хезмәте эпизодлары, «Сугыш чоры балалары» композициясе күрсәтелде.

Чарага махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм туганнары чакырылган иде. Сәхнәдә патриотик җырлар, туган як, мәхәббәт җырлары, татар көйләре, милли биюләр башкарылды. Концерт-спектакль һәр тамашачының йөрәгендә тирән тәэсир калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев