Бәкедә су коенганда кагыйдәләрне үтәгез
19 гыйнварда үтәчәк Хач мануда бөтен Россия буенча гыйбадәтләр һәм бәкедә су коенулар булачак.
Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге инспекторы Андрей Харитонов су коенганда бәхетсезлек очрагы килеп чыкмасын өчен, түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә өнди:
бәкедә су коеныр алдыннан башта тәнне җылыту, күнегүләр ясау, йөгереп алу әһәмиятле;
бәкегә барганда юлның тайгак булуын истә тотарга, акрын гына барырга кирәк;
аякларның ипсез килүен булдырмас өчен, бәкегә билгеләнгән юлдан, уңайлы, шуып китми торган аяк киеменнән атлап бару зарур;
суга төшү өчен куелган баскычның тотрыклы булуына инану мөһим.
киңәш ителми:
су коену урынына автотранспорт белән якын килергә;
коткару хезмәте һәм медицина хезмәткәрләре вәкилләреннән башка су коенырга;
ата-аналар яки өлкәннәр күзәтүеннән башка балаларны су коендырырга;
боздан турыдан-туры суга чумарга;
коену урынын пычратырга һәм чүпләргә;
спиртлы эчемлекләр эчәргә, исерек хәлдә су коенырга; бәкегә баш белән чумарга.
Коенганнан соң тәнегезне йомшак сөлге белән сөртегез, коры кием киегез һәм алдан ук термоска әзерләп куелган кайнар чәй эчегез.
Исегездә тотыгыз!
Бары тик рәсми рәвештә рөхсәт ителгән, барлык иминлек таләпләре буенча җиһазландырылган бәкеләрдә һәм коткару хезмәтләре кизү торган урыннарда гына су коенырга ярый.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев