Бакырчы авылы балаларының җәйге каникулларда көннәре бик күңелле уза
Авыл урамы балаларның шат авазыннан гөр килеп тора.
(Тәтеш, 25 июнь, "Тәтеш таңнары", Рәзидә Шәмсетдинова фотосы). Авыл урамы балаларның шат авазыннан гөр килеп тора. Җәй шуның белән дә икеләтә күңелле һәм ямьле. Шәһәрдән дә кунак буларак кайтучылар бермә-бер арта.
"Күңелле балачак. Бакырчы авылы балаларының җәйге каникулларда көннәре бик күңелле уза. Алар өчен бик матур мәйданчык бар. Шунда таганда атыналар, таучыктан да шуып төшәләр, җитезлекләрен, осталыкларын арттыралар. Балаларның күңелле тавышлары ишетелгән саен, шатлыгыбыз арта. Дөньялар тыныч булсын, куркыныч вирус та китсен иде", - дип күңел кичерешләре белән уртаклаша Бакырчы урта мәктәбе укытучысы, авылның Ак калфак бүлеге җитәкчесе Рәзидә Шәмсетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев