Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бакырчы авылында «Мобиль нәрсә белән куркыныч» дәресе узды

Бүгенге көндә күпчелек балалар һәм яшүсмерләрнең тормышы кәрәзле телефонсыз күз алдына да китереп булмый, аның киң мөмкинлекләре шулкадәр җәлеп итә ки, алар бер минут та аерылмый.

Ә менә телефонның кеше сәламәтлегенә тәэсире турында яшьләрнең бик азы гына уйлана. Нәкъ менә шуңа күрә Бакрчы авыл жирлеге китапханәсендә кече сыйныф укучылары өчен «Мобиль нәрсә белән куркыныч» дәресе узды.

Балалар дөнья тарихында беренче тапкыр кәрәзле телефоннан кем шалтыратканын һәм беренче кәрәзле телефонның күпме авырлыгын, беренче аппаратларның нинди булуын һәм хәзерге заманның нинди булуын белделәр.

Мәктәп укучылары китапханәчеләр белән бергә кәрәзле челтәрнең уңай һәм тискәре яклары, шулай ук кәрәзле телефоннарның кеше сәламәтлегенә йогынтысы турында фикер алыштылар.

Китапханәче балаларга телефонны ничек дөрес кулланырга кирәклеге турында киңәшләр бирде, мобиль аппаратның зарарлы тәэсиреннән саклану һәм профилактика чараларын искә төшерде.

Балалар мондый нәтиҗәгә килгәннәр: мобиль элемтә бик уңайлы, ә кайвакыт кирәк тә, тик аны акыллы кулланганда гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев