Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бакырчы авылында «Нәүрүз»не бәйрәм иткәннәр

(Тәтеш, 21 март, “Тәтеш таңнары”).

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Бакырчыда язны каршылауга багышланган «Нәүрүз» бәйрәм үткәрелгән.
Бәйрәмгә балалар һәм өлкәннәр, мәктәп укучылары һәм авыл халкы җыелган. Борынгы гадәт буенча кышны Кыш бабай белән бергә кышны озатканнар һәм Нәүрүзбикә белән берлектә язны каршы алганнар. Мәктәп укучылары иҗади номерлар белән сөендергәннәр.
Чарада катнашучылар җырлаганнар, биегәннәр, халык уеннары уйнаганнар. Чара ахырында тәмле итеп чәй эчкәннәр, камыр ризыклары һәм ботка белән сыйланганнар. "Нәүрүз" - ул тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме бит.

Фотоларны  Бакырчы мәдәният хезмәткәрләре тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Навруз

2
X