Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бакырчы авылының социаль челтәрдәге төркеме яза

Рәхмәт хаты.

Бакырчы авылының социаль челтәрдәге төркеме яза:
"Рәхмәт хаты.
Билгеле булганча, 1995 елга кадәр җирле үзидарәләр «авыл советы» дип йөртелә иде. 2003 елдан 131нче федераль закон кабул ителеп, муниципаль реформа башланды. Авыл советлары – «авыл җирлекләре», ә җитәкчеләре – «авыл җирлеге башлыгы» дип аталды. Ул вакыттагы авыл советлары белән хәзерге җирле үзидарәләрнең аермасы бик зур. 1995 елга кадәр система эшли иде, чөнки шул ук җирлектә колхозлар, совхозлар, күп дәүләт оешмалары, партком секретаре, колхоз рәисе бар иде. Халыкны борчыган сорауларны, аларның мәшәкатьләрен барысы бергә хәл иттеләр. Авыл советының вәкаләтләре аз (салым түләүләрен контрольдә тоту, белешмәләр бирү) булды.

Үзгәрешләрдән соң барлык җаваплылык авыл җирлекләренә күчте. Бүген җирлек башлыкларының вәкаләтләре бик күп. Авылда кеше туганнан башлап соңгы юлга озатканчы барлык эшләр алар җилкәсенә төшә.

Бакырчы җирле үзидарәсе башлыгы Шәмсетдинов Илдар Мәхмүтгәрәй улы ярдәмчесе Куйрукова Әлфинур Рәстәм кызы на халык исеменнән рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.

Хәзер халык белән эшләве бик авыр. Чөнки тормыш алга бара, таләпләр дә арта, сораулар да күбәя. Шулай булырга тиештер дә.
Һәр көнне Бакырчы җирле үзидәрә механизаторы Ибраһимов Фаяз урамнарны кардан чистарта".

фото: социаль челтәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев