Бакырчыда «Май чабу-2026» дигән чара узды
Бәйрәм программасын алып баручылар элек вакытларда бу бәйрәмне ничек билгеләп үтүләре турында сөйләгәннәр.
Бакырчы урта мәктәбендә Халыкара туган тел көнендә «Май чабу-2026» дигән чара уздырылган.
Бәйрәм программасын алып баручылар элек вакытларда бу бәйрәмне ничек билгеләп үтүләре турында сөйләгәннәр, аның йолалары белән таныштырганнар.
- Бәйрәмдә укучылар чын күңелдән күңел ачтылар: әйлән-бәйлән, халык уеннары уйнадылар, җырлар җырладылар, төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Бәйрәм чарасыннан соң барлык балалар традицион ризык - коймактан авыз иттеләр, - дип уртаклаштылар бакырчылылар.
фотоларны Бакырчы урта мәктәбе тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев