Бакырчыда халык җыры кичәсе уздырылган
Мәдәният йорты аккомпаниаторының тальян тавышы астында чыгыш ясавы һәм курайда уйнавы программаның якты мизгеле булды.
Бакырчы авылы мәдәният йортында «Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында «Татар халкының җыр мирасы» дип исемләнгән халык җыры кичәсе уздырылган.

– Татарларның җыр мирасы халык җырларының төрле жанрларын, көйләрнең һәм текстларның үзенчәлекләрен, шулай ук башкару традицияләрен үз эченә ала. Халык җырларының формалашуына шигърият, дини ышанулар, йолалар, тел үзенчәлекләре йогынты ясый. Чараны оештыручылар кунакларга бай халык иҗатын тәкъдим иттеләр, аларны татар халкының музыкаль фольклоры, биюләре, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре һәм уеннары белән таныштырдылар. Мәдәният йорты аккомпаниаторының тальян тавышы астында чыгыш ясавы һәм курайда уйнавы программаның якты мизгеле булды. Үткәннең уникаль мохитенә чумып, чарада катнашучылар кадерләп саклана торган һәм буыннан-буынга тапшырыла торган традицияләрнең һәм гореф-гадәтләрнең кыйммәтен аңлый алдылар, - дип хәбәр итә бакырчылылар.
фотоларны Екатерина Гафурова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев