Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балалар йортында клуб та булган

“Тәтеш районында балалар йортлары булган” дигән язма басылып чыкканнан соң редакциягә Тәтештә яшәүче Самра Гафурова шалтыратты:

(Тәтеш, 20 январь, “Тәтеш таңнары”, Елена Викторова). 

–     Бидәңгедә балалар йорты булган, аңа Зоя Васильева җитәкчелек иткән, ни аяныч, авыл кешеләре фамилиясен хәтерләми. Балалар йортына 1942 елда Ленинградтан якынча 20 – 30лап бала китерелгән. Күреп-белүчеләр сөйләве буенча, анда хәтта яраланган балаларны да китергәннәр. Бервакыт хәрби кеше килеп, озак вакытлар үзенең кызын эзләгән. Ләкин аны бер көн алда җирләгән булганнар.    
Балалар йорты элек мәчет урнашкан ике катлы агач бинада булган, авыл балалары да шунда укыганнар. Алар үзара аралашканнар, рус балалары да татар телен яхшы белгәннәр. Балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең үзләренең аерым керү юлы булган. Аны һәрдаим төзекләндергәннәр, үз хуҗалыклары булган – терлекләр асраганнар. Елганың аръягында үзләренең яшелчә бакчасы булган, анда туклану өчен кирәкле яшелчәләр утыртканнар.

Өлкән кешеләр сөйләве буенча, балалар йортының үз клубы да булган, анда авыл яшьләре дә барган. Алар биергә өйрәнгәннәр. Үзләренең икмәк пешерү урыны булган. Анда Мәрьям Хөснетдинова эшләгән, ә сугыштан соң пекарняга аның ире Кыяметдин дә урнашкан. Зыятдин Ваһапов – хуҗалык мөдире, Хәмитҗан Измайлов шофер булып эшләгән. Сидоров бухгалтер булып хезмәт куйган. Сидоровның олы кызы Рифкать Хәсәновка кияүгә чыккан. Балалар йортында тәрбияләнгән Таня Бидәңгедәге Абдулла Хәйруллинга кияүгә чыккан, ә Валя яки Галя Чуаш Чурапаны егетенә кияүгә чыккан.

Гурий исемле малай Минач һәм Камил Ильясовларга кунакка барып йөргән, татарчалаштырып аны Гәрәй дип йөрткәннәр. 
Якынча 1950 елның җәендә балалар йортын Бидәңгедән Сумаро­ковога күчергәннәр. Хезмәткәр­ләрнең берничәсе: Ф. Сыйдыкова, Рәмзия Хөсәенова, Рушания Хәкимова шулай ук Сумароковога күченеп киткәннәр. Зоя Васильевна берничә бала белән китеп барган. Аннары балалар йорты директоры булып Югары Тарханнан Сергей Николаевич Николаев эшләгән. Шуннан соң сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләнгән. Балалар йорты һәм мәктәп параллель рәвештә эшләгән. 
Балалар йортында 1961 елдан 1963 елга кадәр апам Сания Гуманова да хезмәт куйды.

фотоны Самра Гафурова тәкъдим итте

Башы. Балалар йортында фильмнар күрсәткәннәр


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев