Балалар өшенгән иде һәм ярдәм итүне сорадылар (4нче кисәк)
Павлодар балаларының 1978 елның декабрь азагында зәмһәрир суыкта Идел ярында калулары турындагы язмабызны төгәллибез.
(Тәтеш, 14 февраль, «Тәтеш таннары», Елена КАЛАШНИКОВА). Элегрәк язганча, безгә 1978 елның 30 декабрендә Монастырский балыкчылары күреп алган малай, Александр Горобченконың яшәү урынын табу насыйп булды. Хәзер әлеге ир-ат иллене узган, Кырымда яши. Ул кырык ел элек булган фаҗигале вакыйга турында сөйләргә ризалашты.
Походта катнашучы Александр Горобченко хатирәләреннән: “Тәтешкә без Ульяновскидан килдек. Мәктәптә төн кундык, ә иртә белән юлыбызны дәвам иттек, чөнки эш көне иде, мәктәптә дәресләр башланды. Ул чакта миңа 16 яшь, төркемдә төрле яшьтәге балалар бар иде. Хәтерлим әле, бик текә яр буйлап Иделгә төштек. Кичке якта төркемебездән өч кеше кире кайту юнәлешенә киттеләр. Аннары ачыкланганча, алар буш торган бер йортта төн чыкканнар. Без одеяллар белән томаланып суыкта йокладык, учак кабыздык, су җылыттык. Походка чыгып киткәндә без моны исәптә тотмаган идек. Иртә белән Алевтина Сергеевна миңа кемне дә булса берәүне алып, Тәтеш ягына барырга әйтте. Үзем белән Марина Благодатскаяны да алырга теләдем, ләкин ул баш тартты. Ул спортны бик ярата иде. Башка бер егет чаңгыларсыз барырга җыенды, ләкин карга батканлыктан, алай бару мөмкин түгел иде, Һәм мин берүзем киттем. Куркыныч түгел иде инде. Балыкчыларны күрдем, алар белән бергә Монастырскийга кадәр бардым. Аннан соң мин аларга хатлар да яздым әле. Хастаханәгә мине УАЗда, участковый белән бугай, иң соңгысы итеп китерделәр. Юлларга кар себереп өйгәнлеген, озак барганлыгыбызны хәтерлим”.
Александр Геннадьевич, әйтергә кирәк, ул чакта юлы уң булган кешеләрнең берсе. Әйе, ул кулларын, аякларын, борынын өшетә, ләкин, бәхеткә, әлеге очрак аягын кисүгә кадәр барып җитми.
Фаҗигадән соң берникадәр вакыт үткәч, ерак Павлодардан Тәтешкә хат килә. “Хөрмәтле тәтешлеләр! Сезгә без, ерак Казахстан шәһәренең Павлодар вәкилләре безнең балаларны юлдан адаштырган гадәттән тыш суыкта коткарып, чын мәгънәсендә кыюлык һәм тәвәккәллек күрсәтүегез өчен тирән рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәбез. Сезнең йөрәкләрдә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек көче зур һәм чиксез. Гомерләрен һәм сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, өшенгән балаларга ярдәм иткән тәтешлеләрнең исемнәре безнең хәтердә һәм коткарып калынучыларның хәтерендә мәңгегә сакланып калачак...”
“Балалар өшенгән иде һәм ярдәм итүне сорадылар” дигән язманың беренче кисәген укыгач, редакциягә 1978 елда Тәтеш райком партиясенең икенче секретаре булып эшләгән Альберт Губашев мөрәҗәгать итте һәм үзенең хатирәләре белән уртаклашты: “Михаил Офицеров ел азагында (искәрмә: беренче секретарь) отпускта иде, һәм аның вазифаларын мин башкардым. Иделдә балалар өшенү турындагы хәбәрне алгач, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Эдуард Трофимов бу хакта миңа җиткерде. Вакыт ягы тар иде. Эзләү эшләре аңа тапшырылды, мин балаларны эвакуацияләү өчен чылбырлы тракторлар табуны һәм кабул итәр өчен Долгая Полянада шәхси йортлар әзерләүне оештырдым. Мин бу эшне алып баруны Калинин исемендәге колхоз рәисе Геннадий Вавилинга йөкләдем. Монастырскийга кадәр юлны кардан чистартуга райбашкарма комитет рәисе Рифкать Хисаметдинов җитәкчелек итте. Килеп чыккан хәл турында безгә көндезен үк билгеле булуы уңай туры килде. Бу хәл турында мин өлкә комитеты партиясенә сәгать саен доклад биреп тордым. Килеп туган вакыйга КПСС үзәк комитеты контрольлегендә булды, СССР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан шалтыраттылар. Балаларны өскә менгерделәр һәм шунда ук медицина хезмәткәрләре кулына тапшырдылар, белгечләр аларны башта Долгая Полянада шәхси йортларда карадылар, ә аннары Тәтеш район хастаханәсенә озаттылар. Системалы һәм бердәм эшләделәр, нәкъ тә менә шуңа барысын да диярлек коткарып калу насыйп булды. Без үз вазифаларыбызны үтәдек, ә Торгашов, Шлячков һәм тракторчылар – чын батырлар! Андыйлар сирәк була торган кешеләр. Алар турында һичшиксез язарга кирәк. Никадәр елдан соң, сезнең әлеге вакыйга хакында сөйләвегез бик яхшы”.
Долгая Полянадан ерак түгел Идел ярында Марина Благодатская үлгән урында аның исеме язылган такта озак вакытлар эленеп торган. Ләкин еллар уза барган саен яр ишелгән, тактаны күчергәннәр һәм аның хәзер кайда булуын – хәтта җирлектә яшәүчеләр дә әйтмәячәк...
Р. S. Үткән вакыйгалар турындагы язмага нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә, ул битараф булмаган укучылар һәм Павлодарда яшәүчеләр ярдәмендә дөнья күрде. Мондый фаҗигаләр башка беркайчан да булмас дип өметләник.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев