Балалар сөйли: 8 март – ул әбиләр, әниләр бәйрәме
8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне
(Тәтеш, 8 март, “Тәтеш таңнары”).
Захар, 6 яшь:
– 8 март – ул әбиләр, әниләр бәйрәме. Елга бер тапкыр хатын-кызларның да бәйрәме булырга тиеш, чөнки әтиләрнеке бар бит, шуңа күрә әниләрнеке дә булырга тиеш.
Ралина, 6 яшь:
– 8 март – ул әниләр бәйрәме, аларны котлап, эштән ял иттерә торган көн. Әтиләр аларга матур бүләкләр ясыйлар, ә әниләр салатлар, пироглар белән сыйлыйлар.
Настя, 7 яшь:
– 8 март – ул әниләр, кызлар, апа-сеңелләр һәм әбиләр бәйрәме, аларга бу көнне чәчәкләр бүләк итәләр, чөнки алар аны яраталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев