Балалар сырхауханәләре төзекләндереләчәк һәм кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителәчәк
Агымдагы елда Казанның дәүләт медицина университетында, илкүләм проект буенча, перинатология, неонатология, педиатрия өлкәсендә алтмыш белгеч укытылган.
(Тәтеш, 21 август, “Тәтеш таңнары”). Балаларның сәламәтлеген саклауга Татарстан бер миллиард сумнан артык акча сарыф иткән. Әлеге сумманың 780 миллионы – федераль, 600 миллионы төбәк бюджетыннан бүлеп бирелде, дип хәбәр иткән Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Әлеге акчага Казан шәһәрендә балаларны дәвалау өчен онкология, гематология, хирургия үзәге төзеләчәк һәм балалар хастаханәләре төзекләндереләчәк, алар кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.
Әле тагын утыз ике хастаханәне төзекләндерү ниятләнә. Әлеге эшләргә якынча алтмыш җиде миллион сум тотылачак. Хастаханәләрнең яртысында ремонт эшләре башлап җибәрелгән. Хәзерге вакытта онкология, гематология, хирургия үзәгендә эшләрнең бер өлеше башкарылган.
Агымдагы елда Казанның дәүләт медицина университетында, илкүләм проект буенча, перинатология, неонатология, педиатрия өлкәсендә алтмыш белгеч укытылган.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев