Балаларга өстәмә түләүне ничек алырга
Балалары булган гаиләләргә түләүләр кертелде.
(Тәтеш, 15 май, "Тәтеш таңнары"). РФ Президенты Указы нигезендә, гаиләләргә айлык 5 мең сум акча түләү хокукы киңәйтелде, ул апрель-июнь айларында өч яшькә кадәрге балаларга бирелә. Хәзер бу акчаларны ана капиталына хокукы булган гаиләләр генә түгел, ә 2017 елның 1 апреленнән 2020 елның 1 гыйнварына кадәр беренче баласын тапкан яки уллыкка алган барлык гаиләләр дә алырга мөмкин. Бу хакта Россия Пенсия фондының Тәтеш районы Идарәсе искә төшерә.
Моннан тыш, 3тән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр 1 июньнән башлап 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукына ия. Акчалар, ана капиталы алуга хокукы булуга карамастан, агымдагы елның 11 маеннан 30 июненә кадәр, күрсәтелгән яшькә җиткән һәр балага биреләчәк. Түләү өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
“Түләү сорап мөрәҗәгать итү өчен гаиләләрнең биш айга якын вакыты бар, гариза 1 октябрьгә кадәр кабул ителә. Бернинди өстәмә документлар да тапшырырга кирәкми. Гаризаны тутырганда әлеге мәгълүматларны дөрес итеп күрсәтергә кирәк, мәсәлән, гариза бирүченең счеты булырга һәм гамәлдә булырга тиеш”, – дип билгеләп үтте РПФның Тәтеш районы Идарәсе начальнигы Ирина Большакова.
Гаризаны шулай ук Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәте аша да, гамәлдәге санитар кагыйдәләрне, гигиена нормативларын үтәп (битлек, перчатка), бирергә мөмкин, ләкин 8(84373)2-57-67, 8(84373)2-55-33 телефоннары аша алдан язылу буенча гына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев