Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларның елмайган йөзләрен күрүенә шатлана

Ләйсән Лабутина “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияче булып өченче ел гына эшли, ләкин кыска гына вакыт эчендә ул үз карамагындагы кечкенә сабыйларның яратуын яулый алган.

Ул тәрбияче һөнәрен очраклы гына сайламаган: балачактан ук кечкенә энесе, күрше малайлары һәм кызлары белән шөгыльләнгән, алар белән дәресләр үткәргән, аларга китаплар укыган, язарга өйрәткән. Шул чагында ук инде ул мәктәптә яки балалар бакчасында эшләячәкмен, дип уйлаган булган.
–     Балаларның үсүен күрү, аларга олы дөньяны ачарга ярдәм итү, көн саен балаларның елмаюын күрү минем өчен зур шатлык. Ә алар миңа шундый җылы хисләр белән җавап кайтаралар: балалар бакчасында гына түгел, урамда очрашканда да сөенәләр, мине таныйлар, – дип уртаклаша Ләйсән Рафис кызы. – Безнең коллектив  әйбәт. Зур стажлы тәрбиячеләр үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашалар.
Ул беренче кече төркемгә тәрбияче булып килгән тәүге эш көнен яхшы хәтерли.
– Балалар бакчасында бу көн сабыйлар өчен дә беренчесе иде. Кемдер елады, кемдер көлде, алар бик күп сораулар бирделәр. Минем өчен иң мөһиме – югалып калмыйча, балаларны кызыксындыру иде. Бу уңышлы килеп чыкты дип уйлыйм, – ди Ләйсән ­Рафис кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев