Балаларына ике миллионга якын акча тиешле
Тәтештә яшәүче ир-ат алимент түләүдән читләшкәне өчен хөкем ителгән.
Район прокуратурасы 42 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд ир-атны балигълык яшенә җитмәгән балаларын тәрбияләр өчен акча түләмәүдә гаепле дип таныган.
– Судта аның балигълык яшенә җитмәгән өч баласын тәрбияләүгә алиментлар түләргә тиеш булганлыгы суд карары буенча билгеләнде. Әмма хөкем ителүче агымдагы елның мартыннан июнь аена кадәр алимент түләүдән читләшкән, балаларга матди ярдәм күрсәтмәгән. Элегрәк ир-ат шушындый ук хокук бозганы өчен административ җаваплылыкка тартылган иде инде, – дип хәбәр итә прокуратура хезмәткәрләре.
Алимент буенча гомуми әҗәт 1 миллион 706 мең сумнан артык тәшкил итә.
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган. Суд аңа эшләгән акчасының 10 процентын дәүләт файдасына тотып калу белән 8 ай төзәтү эшләре рәвешендәге җәза билгеләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев