Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балигълык яшенә җитмәгән бала дроппер булган

Тәтеш районы прокуратурасы алдакчылар ятьмәсенә эләккән пенсио­нерның хокукларын яклаган.

Россия Эчке эшләр министр­лы­гы­ның Тәтеш районы буенча тик­шерү бүлеге тикшерүчесе тарафыннан билгесез затларга карата пенсионердан алдау юлы белән 10 000 сум акча урлау факты буенча җинаять эше ­кузгатылган. 

– Беренчел тикшерү кысаларында ачыкланганча, үзен Дмит­рий дип таныштырган билгесез зат белдерүләр сайтында көймә моторы сату турындагы игълан бастырган. 2023 елның июлендә пенсионер “Дмитрий” белән игъланнар сайтында, шулай ук Ватсап мессенджерында языша башлаган. Алдакчылар зыян күрүчене ялгыш юлга этәргәннәр һәм көймә моторы сату сылтавы белән аңардан күрсәтелгән банк реквизитына 10 000 сум акча күчерүен сораганнар. Өстәвенә алдакчылар бернинди товар да бирмәгәннәр һәм элемтәгә чыгудан туктаганнар, – дип хәбәр итә прокуратура хезмәткәрләре.

Җинаять эшен тикшерү барышында зыян күрүче акча күчергән банк картасы Саранскида яшәүче балигълык яшендә булмаган кызныкы икәнлеге ачыкланган, ул акча эшләргә булган һәм үзенең карта мәгълүматларын билгесез затларга биргән, ягъни “дроппер” булган. Дроппер – ул аңлы рәвештә яки очраклы рәвештә алдакчыларга законсыз операцияләр уздыру өчен үзенең банк реквизитларын бирүче кеше. 

Тәтеш районы прокуратурасы, пенсионерның мән­фәгатьләрен яклап, кызга һәм аның әти-әнисеннән зыян күрүчегә карата 10 000 сум акча түләтү турында дәгъва белдергән. 

– Мордовия Республикасының Саранск шәһәрендәге Пролетар районының 2нче суд участогының җәмәгать судьясы карары белән прокурорның дәгъва таләпләре тулысынча канәгатьләндерел­де. Кызның әти-әнисеннән те­ләктәшлек рәвешендә күрсә­телгән сумманы пенсионер файдасына түләтергә карар ителде. Карар законлы көченә кермәде, – дип хәбәр итә Тәтеш прокуратурасы хезмәткәрләре.

фото: Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев