Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык тотарга яратучыга җинаять эше кузгатылган

Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге мәгълүматлары буенча.

(Тәтеш, 7 июль, “Тәтеш таңнары”). Иделнең Тәтеш янындагы уң ярында, 23 майда, иртәнге сәгать 5тә 60 яшьлек шәһәрле ятьмә белән балык тоткан. Уылдык чәч­кән вакытта балык тоту катгый рәвештә тыелуын ул белгәндер диясе килә. 

Балык тотарга яратучыга карата РФ Җинаять кодек­сының 256нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.  
Казандагы яшь хатын-кыз полициягә Интернеттагы социаль челтәрләрнең берсендә үз битенә законсыз рәвештә кергән өчен билгесез затны җинаять җаваплылыгына тарту үте­нече белән мөрәҗәгать ит­кән. Бу кеше кызның намусына һәм абруена тап төшерүче мәгълүмат тарату белән янап, аңардан 15 мең сум акча таләп иткән. 

1993 елда туган тә­теш­ленең 2022 елның 24 мартында үзенең ризалыгыннан башка аның исеменә 7000 сумлык займ (кредит) килешүе рәсмиләштергән билгесез затларны закон буенча җаваплылыкка тарту үтенече белән мөрәҗә­гать иткән гаризасы теркәл­гән. Нәтиҗәдә, аның 9 мең сумнан артыклык бурычы барлыгы ачыкланган. 
Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге мәгълүматлары буенча
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев