Балык яшәсен өчен
Тәтешлеләр “Балык – булсын!” экологик-агарту һәм табигатьне саклау республика акциясенә кушылды.
(Тәтеш, 3 март, “Тәтеш таңнары”).
Су биологик ресурсларны саклау һәм яңадан торгызу максатларында оештырылган әлеге акция балыкларны кислород кытлыгыннан коткару өчен ел саен үткәрелә.
– Чараның вакыты – февраль – очраклы гына сайланмаган. Суыклар сулыкларны калын боз, ә кыш аны кар белән каплау нәтиҗәсендә балыкка һава җитмәскә мөмкин. Табигатьне саклауга игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү өчен без акциягә яшьләрне – Тәтешнең дәүләт гражданнарны яклау көллияте студентларын да җәлеп иттек, – дип сөйли ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ДКСИнең Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Алексей Ананьев. – Кешеләрнең кышкы-язгы вакытларда су объектларындагы иминлеге темасы буенча чаралар уздырылды.
Биоресурслар комитеты хезмәткәрләре Сергей Кириллов, Евгений Савельев, Илнур Рәхимов, Тәтеш районы ОСВОД рәисе Виталий Горбунов, ТР буенча дәүләт контроле күзәтчелеге һәм су биологик ресурсларын саклау бүлеге дәүләт инспекторы Илнур Габдуллин җитәкчелегендәге яшьләр балыкларның юкка чыгуын булдырмас өчен күлләрдә һәм буаларда бораулап кечкенә куышлар ясаганнар. Суга һава керсен өчен ясалган 200 кечкенә куышның барысы да коры ботаклар һәм камыш белән томалап куелган.
– Бик теләп эшләдек, – дип уртаклаштылар акциядә катнашучылар. – Мондый профилактик чаралар уздыру балыкларны саклап калу мөмкинлеген бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев