Башчы авылы мәләният йортында блиндаж (окоп) шәмнәре ясау буенча остаханә үткәрелгән
-------------
Кичә Башчы авылы мәләният йортында махсус хәрби операциядә булучылар өчен блиндаж (окоп) шәмнәре ясау буенча остаханә үткәрелгән.
Бу шәмнәр сугышчыларыбызга җылынырга, консервалар җылытырга, су кайнатырга, торакны яктыртырга һәм хәтта кечкенә мич ясарга ярдәм итәчәк. Мондый шәмнәр калай консерва банкаларыннан, гофрокартоннан һәм бакырдан ясалган, ә алар 4 сәгатьтән 8 сәгатькә кадәр янарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев