Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Башчы авылында «Барлык йолдызлар да-сөйгәннәре өчен!» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды

. Клубтагы атмосфера чын-чынлап бәйрәмчә һәм җылы иде.

7 март Башчы авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Барлык йолдызлар да-сөйгәннәре өчен!», дип исемләнгән түгәрәк өстәл уздырылды. Бу хакта Башчы авыл клубы хәбәр итә.

Клубтагы атмосфера чын-чынлап бәйрәмчә һәм җылы иде, әйтерсең, кояш авыл клубының тәрәзәләренә карап, җыелган ханымнарны котларга теләде. Тәмле чәй һәм өйдә пешерелгән ризыклар белән өстәл артында җанлы әңгәмәләр башланды.

Хатын-кызлар яңалыклар белән уртаклаштылар, тормыштагы кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр. Чын күңелдән җырланган җырлар, әйтелгән матур теләкләр бәйрәмгә тагыда матур ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев