Башкалабыз Казанда һәрбер сайлаучыга “Мин тавыш бирдем!” дип язылган беләзек төрендәге чакыру билеты тапшырылачак
Унбереннән унөч сентябрьгә кадәрге көннәрдә сайлауда тавыш бирүчеләр “Ак Барс Арена” стадионы янында интерактив программа карый алачак.
(Тәтеш, 11 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Унбереннән унөч сентябрьгә кадәрге көннәрдә сайлауда тавыш бирүчеләр “Ак Барс Арена” стадионы янында якшәмбе көнне интерактив программа карый алачак. Һәрбер сайлаучыга “Мин тавыш бирдем!” дип язылган беләзек төрендәге чакыру билеты тапшырылачак, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
Чара 13 сентябрьдә көндезге сәгать 12дә башлана. Анда төрле мавыктыргыч зоналар үзләренең кызыклы программасын тәкъдим итәчәк. Шулай ук танылган җырчылар башкаруындагы концерт рух күтәренкелеге өстәячәк. Бәйрәм утлар балкышын яктырткан салют белән тәмамланачак.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев