Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Башкалабыз Татарстанда ата-аналар үзләренең балаларын теркәлү урыннары кайда булуга да карамастан, исемлеккә кертү өчен яздыра алачак

Беренче сыйныфка барачак балаларны гомуми белем бирү оешмаларына язып кую февральдә башланачак.


(Тәтеш, 9 гыйнвар, "Тәтеш таңнары") Быел укырга керәчәк балаларның ата-аналары, Гаилә кодексына һәм "РФда белем бирү турында"гы федераль 
канунда кабул ителгән төзәтмәләр нигезендә, баланы белем учреждениесенә теркәлү урыныннан тыш та яздырып куярга мөмкин. Татартсан 

Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы нәкъ тә менә шушы шакта хәбәр итә.
"Олырак туганнары, абый-апалары әлеге уку йортында белем алучы бала шушы мәктәптә укуга яки балалар бакчасына йөрүгә хокук алу өстенлегенә ия 
булачак. Бу бер гаиләдә үсә торган балаларга кагыла", - диелә министрлык белдергән хәбәрдә.
Министрлык моның белән бергә шунысына да төгәллек кертеп үтә, мәктәптә буш урыннар булмаса, кабул итүдән баш тартырга мөмкиннәр.

Балаларны беренче сыйныфка алу өчен исемлеккә язу гомуми белем бирү оешмаларында февральдән башлана. Мәктәпләрнең кайберләрендә гаризаларны 
электрон төрдә кабул итәчәкләр.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин былтыр абыйлы-сеңелле туганнарны бер мәктәпкә йөртү турындагы канунны имзалады. Татарстан 
Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин федераль законны уңай яктан бәяләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев