Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Башкортстанда төнлә күпфатирлы йортта чыккан янгында 99 кешене эвакуацияләгәннәр

Күпфатирлы йортның өченче һәм бишенче катларындагы бер бүлмәле ике фатирга ут капкан.

 

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә төнлә күпфатирлы йортта чыккан янгын аркасында 99 кешене, шул исәптән 32 баланы эвакуацияләгәннәр. Янгын сүндерү частенең шәхси составы кешеләрне тиз арада чыгарган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 27 июльдә 23:18 сәгатьтә янгын сүндерү-коткару хезмәтенә янгын турында хәбәр иткәннәр.

Күпфатирлы йортның өченче һәм бишенче катларындагы бер бүлмәле ике фатирга ут капкан булган. Янгын мәйданы 70 кв. метрны тәшкил иткән.

Гадәттән тыш хәл урынында 8 техника һәм 20 кеше эшләгән. Янгынны 00:50 сәгатьтә сүндергәннәр.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/28/190545/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев