Бәхетен Тәтештә тапкан
8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне.
(Тәтеш, 8 март, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова). Лилия Минневәлиева гаиләсен үз тормышының төп мәгънәсе дип саный.
Ул тумышы белән Кама Тамагыннан, шулай да Тәтештә 20 елдан күбрәк яши һәм бу шәһәрне икенче кече ватаны дип атый, чөнки биредә ул хатын-кыз бәхетенә ирешкән.
– Барысы да очраклы гына килеп чыкты, – дип сөйли ул. – Сыйныфташ дустым Тәтеш егетенә кияүгә чыкты, булачак ирем Ислам минем фотосурәтне күргән һәм мин аңа ошаганмын. Минем телефон номерын белгән, аралаша башладык, берникадәр вакыттан соң ул минем яныма килде. Булачак ирем озак уйлап тормыйча, миңа тәкъдим ясады һәм без өйләнештек.
Минневәлиевләр гаиләсендә беренче булып кыз бала туган.
– Бала тудыру йортында аны китереп биргәч, әйтерсең мине яктылык биләп алды, һәм үзеннән-үзе – Айсылу дигән уй килде, ул шундый матур, мөлаем иде, – ди ягымлы елмаеп хатын-кыз. – Һәм аның исеме үзенә туры килә дигән фикеремә мин көннән-көн инана гына барам. Олы кызыбыз хәзерге вакытта Казанда укый, гамәли-бизәлеш сәнгате буенча рәссам булачак. Кызым рәсем ясарга ярата, керамика, сәйләннән әйберләр ясау белән шөгыльләнә. Бу аңарда, минем кебек, әбием Розадан килгәндер дип уйлыйм, ул искиткеч хуҗабикә булды һәм кулыннан бар эш тә килә иде. Мин дә кызларыма җыештырырга, кер юарга, ашарга пешерергә, мөстәкыйль булырга өйрәтергә тырышам.
Әни кеше әйтүенчә, икенче кызлары – Динәнең вокаль сәләте шактый иртә барлыкка килгән.
– Ул үз-үзенә нәрсәдер көйләп йөри иде, мин тыңлап торгач, кызымның шулай ук музыкаль сәләте барлыгын аңладым. Моңа бик сөендем. Һәм шуннан соң аны вокалга өйрәтә башладым. Динә шулай ук балалар сәнгать мәктәбендә хореография бүлегендә укый, һәм бу мөһим дә, чөнки вокалчы бары тик тавышка гына ия булырга тиеш түгел, шулай ук матур итеп хәрәкәтләнә дә белергә тиеш.
Динәгә, әнисе кебек, аш-су бүлмәсендәге мәшәкатьләр ошый, ул февраль ялларында барысы өчен иртәнге аш әзерләгән, коймак пешергән.
– Безне рәхәтләндерде, бик күңелле булды, – дип билгеләп үтә күп балалы ана.
Лилия Минневәлиева хәзерге вакытта кечкенә сабыен карау буенча ялда, гаиләдә тагын бер ир-егет – Булат якты дөньяга туган, аңа бер яшь тә дүрт ай.
– Ир малай – ул башка дөнья, башка кичерешләр, бу искиткеч, бу үзе бер могҗиза, – дип белдерә хатын-кыз. – Ул безнең бик актив, кызыксынучан, әле тагын бик тә әтисенә тартыла, аның тезләренә менеп утырырга ярата. Кызлар энеләрен чын күңелдән яраталар, аны карыйлар, ярдәмчем Динәдән башка нәрсә эшләр идем, күз алдына да китерә алмыйм.
– Балалар – ул минем тормышым, яшәү мәгънәсе, – ди ышанычлы итеп хатын-кыз. – Без ирем белән аларны игелеклелеккә, максатчанлыкка өйрәтәбез. Аларның яхшы кешеләр булып үсүләрен телибез.
Лилия Ильяс кызы “Әкият” балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли.
– Мин балаларны яратам. Алар безгә шундый кечкенә, әле берни дә белмәгән килеш киләләр, аларның үсүен күзәтүе һәм моңа аларга ярдәм итүе кызыклы, – ди ул. – Алар инде бәйрәм чараларында җырлыйлар, бииләр, әти-әниләрен үзләренең уңышлары белән сөендерәләр. Сабыйларның барысы да яхшы килеп чыгуы без – өлкәннәр өчен бик тә мөһим.
фотоларны Лилия Минневәлиева тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев