Байрашта яшәүче Гөлнара Хәсәнова шушы көннәрдә кырык бишенче туган көнен каршылый
Ул тумышы белән Алабирде кызы, анда урта мәктәпне тәмамлый. Аннары Казандагы заводларның берсендә эшли, һәм һөнәри белем алу максатыннан бухгалтерлыкка укый.
(Тәтеш, 2 август, «Тәтеш таңнары», Сания СӘМИГУЛЛИНА). Шулай итеп яшь белгечне Байраштагы почта бүлекчәсе начальнигы вазифасына куялар. Биредә эшләүче хезмәткәр декрет ялыннан чыккач, ул авылдагы балалар бакчасына мөдир булып күчә.
– Байрашта калуыңның тарихы ничегрәк? – дип кызыксынам.
“Элемтә бүлегендә эшләгәндә почтага күрше йортка армиядән кайткан Илгиз исемле егет керде. Шуннан без сөйләшеп, дуслашып киттек һәм озакламый гаилә корып җибәрдек”, – дип елмая мөлаем әңгәмәдәшем.
Яшьләрнең түгәрәк тормышларын ямьгә күмеп бер-бер артлы өч балалары якты дөньяга аваз сала. Бүгенге көндә олы кызлары Илүзә Казанда эшли, уртанчысы Гөлүсә (рәсемдә уңда) медицина көллиятендә белем ала, ул җәйге каникулда авылда ашлык кабул итүче булып эшли икән, өченчесе Илфир 3нче сыйныфка барырга җыена.
“Каенанам Гөлсинә белән 24 ел бергә яшибез. Ул бик әйбәт әни, яраткан дәү әни. Без эштән кайтуга ашарга әзерләп куя. Башмаклар, оекбашлар, бияләйләр бәйли. Балаларны үстерешергә ярдәм итте, рәхмәт аңа. Быел сиксән яшен каршыласа да, һич кенә дә тик утыруны белми, әле бик тыйрак, тынгысыз ул безнең. Авырмыйча, тынычлыкта бергә-бергә яшәргә язсын”, – ди Гөлнара каенанасын мактап.
Йорт хуҗалыгында, әйтергә кирәк, мал-туар шактый: сыер, тана, үгезләр белән барлыгы җиде баш мөгезле эре терлек, өстәвенә, тавыклар, үрдәк-казлар... Әле бит иртә таңнан торып эшкә дә барырга, өйдәге бетмәс мәшәкатьләрне дә җайга салырга кирәк.
– Барысына да ничек өлгерешәсез. Сыер савучы хезмәтенә күнегергә яки өйрәнергә кирәкме? – дип сорыйм аңардан.
“Иртә белән бишенче яртыда торабыз. Өйдәге сыерларны савып, көтүләр кугач, хуҗалыктагы сөтлебикәләр янына җәйләүгә китәбез. Һәрбер группага чама белән утызлап сыер туры килә. Авылның яшәү рәвеше шулай, моңа ияләшкәнбез инде, – ди ул һич кенә дә зарланмыйча. – Ә инде сыер савучы булып, бала ялыннан соң, авылдашым Фәридә апа урынына бардым. Ул чакта ирем бер атна буе булышып йөрде, саву аппаратын куя да, ала да белми идем. Өйрәндем, каенанам да гомер буе сыер савучы булып эшләде. Аның киңәшләре дә ярдәм итте. Шуннан “төпләнеп” калдым инде. Бер генә дә үкенмим, эшемне бик яратам”.
Гөлнара һәм Илгиз Хәсәновлар хакында авылдашлары да шактый җылы сүзләр белдерде. Ире Каратунга китеп эшләсә дә, тормышны бергәләп алып баруларын, моның бер генә кыенлыгы булмавын билгеләп үттеләр алар.
Һәр эшне уртак итеп башкарганда, бер-береңә хөрмәт белән караганда, әлбәттә, тормыш та түгәрәк, яшәү дә рәхәт шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев