БДИ буенча күрсәткечләрне яхшырттылар
Быел район мәктәпләренең 94 чыгарылышы урта гомуми белем турында аттестат алды.
(Тәтеш, 26 август, "Тәтеш таңнары"). “Укудагы аерым уңышлары өчен” медале 24 чыгарылышка тапшырылды, узган елны – унөчкә.
Коронавирус пандемиясе белән бәйле эпидемиологик вәзгыять аркасында БДИны 88 кеше тапшырды, болар югары уку йортларына керергә ниятләгән чыгарылышлар.
“Агымдагы елда Тәтеш районында югары баллга ирешүчеләр – 29, рус теле, математика, биология, инглиз теле, география, җәмгыять белеме, физика, тарих, химия фәннәре буенча 47 нәтиҗә – 80 баллдан югары”, – ди район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина. Өч чыгарылыш имтихан эшләрен 100 баллга эшләде: рус теле буенча – Тәтештәге 2нче урта мәктәп чыгарылышы Егор Знатнов, тарих буенча – Тәтеш татар урта мәктәбе чыгарылышы Рәзилә Сәгыйрова белән география буенча – Олы Тархан урта мәктәбе чыгарылышы Гөлинә Насыйрова.
“Миңа һәрвакытта рус теле ошады, шуңа да әлеге фән буенча 100 балл итеп эшләү көчемнән килә, дип санадым. Бу миңа 10нчы сыйныфтан алып, аңа вакытны кызганмыйча, һәр биремне тырышып һәм түземле чишеп чыгарга этәргеч бирде. Мондый нәтиҗәгә мин күп яктан безнең рус теле укытучысы Наталья Анатольевна Федотова ярдәмендә ирештем. Аның сизгерлеге, ярдәмчеллеге һәм белемле итеп әзерләнү барышы миңа гына түгел, шулай ук безнең барлык сыйныфка югары балл җыярга ярдәм итте. Мин озаклап әзерләнгәнлектән, нәтиҗә яхшы буласына ышандым, әмма, 100 балл берникадәр көтелмәгәнчәрәк булды, әлбәттә. Авырлыклар да очрады, нәкъ тә менә шуларны җиңеп чыгып, югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин”, – дип уртаклашты Егор Знатнов.
Рус теле буенча БДИны 88 чыгарылыш тапшырган. Әлеге фән буенча уртача балл безнең районда 71,75не тәшкил итә, узган ел белән чагыштырганда ул 0,30 баллга арткан. 28 чыгарылыш рус теле буенча 80 баллдан югары нәтиҗәне күрсәтте, аларның 10сы 90 балл һәм аннан да күбрәк җыйды. 43 чыгарылыш профиль дәрәҗәсендәге математика буенча БДИны тапшырды. Үткән ел белән чагыштырганда – 57. Тәтеш районында математика буенча уртача балл – 64,09, бу 2019 елга караганда 4,98 баллга күбрәк, өч чыгарылышның нәтиҗәсе 80 баллдан югары. Әлеге фәннәр буенча минималь чиккә җитмәгән чыгарылышлар юк. Мәктәп укучыларының күпчелеге, узган елдагы кебек, БДИны җәмгыять белеме буенча тапшырды, икенче фән, чыгарылышлар сайлаган исәп буенча, биология булды. Химия, биология, тарих, җәмгыять белеме, география, инглиз теленнән узган ел белән чагыштырганда йомгаклау күрсәткечләре яхшырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев